Bakhetle
Компания турында

«БӘХЕТЛЕ»

Компаниянең «визит карточкасы»

Татарстанның башкаласында яшәүче теләсә кайсы кешедән “Казанда яңа гына өйдә әзерләнгән кебек тәмле камыр ризыгы, әзер кичке аш, яисә традицион татар тәм-томнарын кайдан алырга була?” дип сорагыз. Сезгэ, һичшиксез, “Бәхетле”дән дип җавап бирәчәкләр. Бу өй ризыклары супермаркеты хәзерге көндә Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Камада яшәүче халыкка гына мәгълүм тугел: үткән елдан башлап мәскәүлеләрнең дә әзер продукция сатып алырга мөмкинлекләре бар, һәм бу йорт хуҗаларының көндәлек эшләрен шактый дәрәҗәдә җиңеләйтә.   

Ун ел буена үсеп һәм Татарстанда лидерлык позицияләрен алып, “Бәхетле” компаниясе меңнәрчә сатып алучының хөрмәтен яулады.

Хәзерге вакытта компаниянең һәрберсенең уз узенчәлеге – узе җитештергән продукциясе булган 20 кибете бар. Бу специальләшу аркасында компания Татарстан региональ “брендларының” берсенә әйләнде. Супермаркетларның товар әйләнешенең 40 % тан артыгын күп үтемле әзер ризык тәшкил итә: кондитер һәм кулинария ашамлыклары, салатлар, ит һәм балык ярымфабрикатлары – барлыгы 1000 нән артык исем.

 “Бәхетле”нең сатып алучылары, махсус заказ биреп, кунакларын бәйрәм табынының купшылыгы белән шаккатыра алалар, ә виртуоз пешекчеләр теләсә кайсы кулинария фантазиясен тормышка ашырачаклар: кирәк икән фаршланган сөтле дуңгыз яисә бака тәпиләре, кирәк икән койкалы тел яисә зур туй торты.

Югары сыйфатлы Швейцария җиһазлы кулинария цехлары һәрбер супермаркетта бар, продукцияне чын мәгънәдә кибет стеналары артында җитештерәләр, шуңа күрә прилавкаларга да ул иң яңа килеш килә. Өстәвенә, компаниядә чистартылган су гына кулланалар, буяу матдәләре һәм консервантлар кулланмыйлар.

Башка көндәш өстенлек – ул продукциянең киң ассортименты: 40 меңнән артык исем. “Бәхетле”дә бөтен нәрсәне дә табарга була: кыйбатлы элита шәраблары һәм коньяклары, коллекцион шоколад, ат ите, тере балык, экзотик җиләк-җимешләрдән алып банкалардагы өй ашларына кадәр. Монда шикәр авырулы кешеләр өчен махсус бүлек булдырылган, алар печенье, кәнфит, варенье һәм үзләре өчен “зарарсыз” башка тәм-томнар ала алалар.  

Сатып алучылар турында кайгыртуның тагын бер дәлиле – монда ук түләүсез эндокринология белгече һәм педиатр консультациясен алу мөмкинлеге. 

Үсеш юлы буенча

Компаниянең тарихы 1991 нче елда азык-төлек белән күпләп сату предприятиясеннән башланды. Икенче этап – 1998 нче елның декабрендә Казанда зур булмаган беренче кулинария ризыклары һәм салатлар җитештерү супермаркетын ачу. Соңыннан ул кондитер һәм камыр цехлары белән тулыландырылды.

Бүгенге көндә Казанда 10 супермаркет, 1 гипермаркет Татарстанның башкаласындагы иң зур гаилә сәүдә үзәге “Мега”да, Мәскәудә 7 кибет, Яр Чаллыда ике кибет һәм Түбән Камада бер кибет эшли. Моннан тыш “Бәхетле”нең җитештерү базасы бар, анда озак саклана торган ризык – туңдырылган пилмән, варениклар, ысланган ит, коры өй токмачы җитештерәләр. 2006 нчы елда махсуслаштырылган татар милли тәм-томнарын пешерү цехы ачылды, тәм-томнарны Казанда гына түгел, Россиянең башка бик күп шәһәрләрендә дә саталар.

Хәзерге вакытта “Бәхетле” компаниясендә 5000 нән артык кеше эшли.

“Бәхетле” сәүдә һәм җитештерү компаниясе республиканың предприятиеләре арасында иң яхшылардан берсе дип танылды, моны Татарстан Республикасы Президентының, Казан шәһәре халык депутатлары Советының һәм Татарстан Республикасы сәүдә министрлыгының купсанлы Почёт грамоталары раслый.

Беренче шәхес

Компаниянең генераль директоры Мөслимә Хәбри кызы Латыйпова – уңышлы җитәкче, искиткеч хуҗабикә, бик яхшы хатын, кайгыртучан әни һәм әби.  Ул – “Менеджер-2002” Бөтендөнья конкурсы җиңүчесе, “Бегущий Меркурий” (“Йөгерүче Меркурий”) статуэткасы һәм “Человек торговли —2004” (“Сәүдә кешесе-2004”) һәм 2008 нче елда “Женщина – лидер, общественный деятель” (“Хатын-кыз – лидер, җәмәгать эшлеклесе”) дипломнары белән бүләкләнгән. Аңа Россиянең җәмгыять тарафыннан хөрмәтләнүнең иң югары билгесе – “Слава России” (“Россиягә дан”) Ордены медале бирелде. Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган эшчесе.

“Без компаниябезне “нульдән” барлыкка китерәбез, һәм иң зур сөенеч – ул синең иҗат җимешеңнең ныклап аякка басуын, әйләнә-тирәдәгеләрнең хөрмәтен яулавын күрү, ә иң мөһиме – кешеләргә файда китерә”, - ди Мөслимә Хәбри кызы.  

Матди ярдәм күрсәтү

“Бәхетле” компаниясе масштаблы социаль программаны тормышка ашыра: Татарстан Республикасының Нагорный бистәсендә һәм Арча районында мәчетләр төзелешендә катнашты, Казандыгы Петропавлов Соборын төзекләндерүгә ярдәм итте, Бесландагы террорчылык акты нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләр өчен оештырылган фондка акча күчерде. Күп еллар дәвамында “Бәхетле” балалар йортларына, дәвалау учреждениеләренә ярдәм итә, күп балалы гаиләләрдә яшәүче балаларга бәйрәмнәргә бүләкләр җибәрә.

Татарстандагы меценатлыкның яңадан аякка басуының ачык мисалы булып социаль ашханәләр ачу тора (бүгенге көндә Казанда 5 шундый учреждение эшли). Иң якын киләчәктә аз милекле гражданнар өчен түләүсез ашханәләр шәһәрнең һәр районында ачылачак.

English version | Татарча версиясе | Русская версия
ООО "Бахетле-1" © 2011 - 2012